Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Кенәбашка кунакка Йолдыз Шәрәпова кайткан

1 июнь - балаларны халыкара яклау көне алдыннан авылыбызда чын бәйрәм булды.

Балалар белән очрашуга Казан каласыннан кадәр чакыруымны кабул итеп балаларның яраткан шагыйрәсе Йолдыз апа Шәрәпова кайтты.
Шагыйрә апрель аенда үзенең күркәм юбилеен - 55 яшьлеген билгеләп үткән иде. Очрашуны әлеге күркәм дата белән котлап башлап җибәрдем. Балалар шагыйрәнең шигырьләрен сөйләделәр, сораулар бирделәр. Шигырьләренә язылган җырларны җырладылар.
Очрашуда укытучылар да, әти-әниләр дә, өлкәннәр дә бик теләп катнаштылар. Һәркемнең дә Йолдыз апа белән якыннан танышасы килде. Йолдыз апа үзенең яңа китаплары белән таныштырды.Үзе дә шигырьләрен сөйләде.
Ахырдан әти-әниләр балалары өчен автограф язылган китапларын сатып алдылар. Әлеге очрашудан күңелләрдә әйтеп бетермәслек рәхәтлек калды.Балаларны шатландырып, гади авыл китапханәчесенең чакыруын кабул итеп кайткан Йолдыз апа Шәрәповага ихлас рәхмәтләрем яусын!
Энҗе Галиәхмәтова
Кенәбаш авылы китапхасе мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250