Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Кенәбашта бүген ике туй гөрләде... Сабан туе һәм Рафил Җәләлиев туе

Авылыбызда бүген иртәдән һәркемдә яхшы кәеф иде. Чөнки Кенәбашта бер көндә ике туй - беренчесе күптән көтелгән Сабан туе булса, икенчесе яшь йөрәкләрне кушылдыручы Кызыл туй. Үз тырышлыгы белән югары үрләр яулаган асыл егетебез, кабатланмас тавышлы җырчыбыз Рафил Җәләлиев сөйгән яры Эльмира Гыйльфанова белән: "Сукмакларга югалмас эзебез салына! Без бәхетле!"...

Авылыбызда бүген иртәдән һәркемдә яхшы кәеф иде. Чөнки Кенәбашта бер көндә ике туй - беренчесе күптән көтелгән Сабан туе булса, икенчесе яшь йөрәкләрне кушылдыручы Кызыл туй. Үз тырышлыгы белән югары үрләр яулаган асыл егетебез, кабатланмас тавышлы җырчыбыз Рафил Җәләлиев сөйгән яры Эльмира Гыйльфанова белән: "Сукмакларга югалмас эзебез салына! Без бәхетле!" дигән сүзләр белән олы тормыш юлына аяк атладылар.
Яшьләрне әлеге истәлекле бәйрәмнәре белән ихластан котлап, тигез тормыш, бәхет-шатлык тулы көннәр телибез, иҗат чишмәләре саекмыйча, киләчәктә дә безне үзләренең берсеннән-берсе матур җырлары һәм клиплары белән сөендереп торуларын телибез.
Ә Сабан туена килгәндә ул бик матур көнне, гаять күтәренке кәеф белән үткәрелде. Авылыбызга кунакка бу көнне бик күп халык килде, көндез башланган бәйрәм бары кич кенә тәмамланды. Балаларның күңелен күрү максатыннан Сабан туенда бөтен төр уеннар да үткәрелеп, бүләкләр дә саллы бирелде. Күпме көтеп алган бәйрәм бик тиз генә үткәндәй тоелса да, аның күңелле мизгелләре әле бик озак хәтерләрдә сакланыр...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250