Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Үкенмәслек итеп яшиләр. Кемнәр дисезме? (+бик күп фото)

Кили мәдәният йортында “Таң нурыдай балкып, гөлләр кебек атып, яши бездә уңган киленнәр” дигән бик матур, эчтәлекле чара үтте.

Кили мәдәният йортында узган "Таң нурыдай балкып, гөлләр булып атып, яши бездә уңган киленнәр" дип исемләнгән кичә төрле елларда Пүскән авылына Аланнан килен булып килгән гүзәл затларга һәм аларның гаиләләренә багышланган иде. Бәйрәм сәхнәсендә Пүскән егетләренең ныклыгына, Алан кызларының булганлыгына, авыл җирендә гореф-гадәтләрне саклап яшәүче гаиләләләргә дан җырланды.

Дәүләтнең киләчәге гаиләләр кулында диләр. Әлеге сүзләрнең хаклыгын Пүскән авылында яшәүче үрнәк гаиләләр үз мисалларында тагын бер кат раслады.

– Киленнәрне мин күчереп утырткан гөлгә тиңләр идем. Рәхмәт сезгә Пүскәннең батыр егетләре. Аланның гүзәл кызларын чәчәк кебек саклап яшәткәнегез өчен, – диде район хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе, бик күпләрнең язмышын берләштерүдә төп шаһит булган, заманында район ЗАГС бүлеген җитәкләгән Фирая Хәкимҗанова кичә барышында.

Әлеге кичә хакында тулырак “Хезмәт” газетасының алдагы санында язма дөнья күрәчәк.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кили авылы Алан авылы иҗат кичәсе үрнәк гаилә Пүскән авылы