Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Кәгазь-карам

Сагышлансам, сезгә барам. Сөенсәм дә искә алам. Һәрвакытта сез янәшә, Һәрчак бергә, кәгазь-карам. Сезнең белән бергә-бергә Үтә минем тормыш юлым. Сезнең белән языладыр Сөенечем, сагышларым... Нинди генә хәл булмасын, Һәрчак мине аңлыйсыз сез. Нинди генә хәл булмасын, Хисләремне барлыйсыз сез. Бергә-бергә елмаешып, Бергә-бергә яшьләр түгеп. Тарих итеп язам әле, Мәрҗән...

Сагышлансам, сезгә барам.
Сөенсәм дә искә алам.
Һәрвакытта сез янәшә,
Һәрчак бергә, кәгазь-карам.

Сезнең белән бергә-бергә
Үтә минем тормыш юлым.
Сезнең белән языладыр
Сөенечем, сагышларым...

Нинди генә хәл булмасын,
Һәрчак мине аңлыйсыз сез.
Нинди генә хәл булмасын,
Хисләремне барлыйсыз сез.

Бергә-бергә елмаешып,
Бергә-бергә яшьләр түгеп.
Тарих итеп язам әле,
Мәрҗән сыман рәткә тезеп.

Фото: http://des-life.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250