Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Халык зур ул, моңлы ул" фестивале кабат талантларны җыйды

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Кенә авылында "Халык зур ул, моңлы ул" төбәкара бәйге-фестивале үтте.

Бәйгедә 7-15 яшьлек балалар нәфис сүз, композитор әсәрләре, фольклор ансамбль, татар халык җыры номинацияләре буенча көч сынашты. Балаларның чыгышын мәртәбәле жюри бәяләде.

Алар - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы,күпсанлы премияләр иясе, “Болгар” радиосының баш редакторы, Бөтендөнья Татар Конгрессы хезмәткәре Шәмсия Гатуф кызы Жиһангирова, Татарстанның халык җырчысы, Муса Жәлил исемендәге премия лауреаты, Казан дәүләт мәдәният институты доценты Римма Мөбәрәк кызы Ибраһимова, “Татар моңы” халыкара яшь башкаручыларның телевизион конкурсы лауреаты, Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестивале лауреаты, “Болгар”милли музыкасы премиясе лауреаты Рафил Җәләлиев, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Радик Тихонович Михайлов.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фестиваль Халык зур ул, моңлы ул талант