Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Хезмәтләре күркәм, тормышлары сокланырлык

Дуслык булган җирдә бер милләт икенчесеннән көлми, өстен дә булмый

Дорга авылында яшәүче Николай Алексеевны күпләр керәшен егете дип белә. Аның удмурт милләтеннән булганын белгәч аптырап куялар.
Дорганы керәшеннәр авылы дип кабул итәбез, әмма биредә дистәгә якын милләт яши. Коля абый милләте белән удмурт булса да, керәшеннәрнең гореф-гадәтләрен саклап калуда, иң мөһиме онытыла барган милли хәзинәне торгызуда, аларны киләчәк буынга тапшыруда бәяләп бетергесез хезмәт башкара. Ялгызы гына түгел, билгеле, тормыш иптәше Фирдания белән кулга-кул, иңне-иңгә куеп үтелгән тормыш юлы мәдәнияткә, сәнгатькә багышланган дисәм һич арттыру булмас.
Районыбызда керәшеннәр берләшмәсенең оешуына әле озак вакыт түгел. Аның рәисе дә Дорга авылы кешесе – Антон Борисов. Аның сүзләренә караганда, районыбызда керәшеннәрнең гореф-гадәтләрен, милли бәйрәмнәрен барлау, онытыла барган йолаларны торгызу өстендә эш бара.
Бүгенге язмам герое Николай Алексеев белән дә нәкъ менә шулар турында сөйләштек.
– Дорга керәшеннәр авылы саналса да, бездә бик күп милләт яши. Шуңа да һәрберсен тигез дәрәҗәдә күреп, һәр милләтнең гореф-гадәтләрен саклап калу өстендә эш алып барабыз. Керәшеннәргә килгәндә, гореф-гадәтләр югалган, онытылган чорларда без авылыбыз өлкәннәре Анна Семенова, Елизавета Чеботаревага мөрәҗәгать итеп, аларны барлау эшенә керештек. Иң беренчеләрдән булып, авылыбызның үз бәйрәмен кайтару бәхетенә ирештек. Аны хәзер үзебезнекеләр генә түгел, күрше районнар да Дорга бәйрәме дип яратып сөйли. Элегрәк елларда клуб тирәсендә генә уздырсак, хәзер Теми бакчасында үткәрәбез, берничә ел инде бәйрәмебездә “Бәрмәнчек” ансамбле дә катнаша, – ди Коля абый.
Шулай ук милли бәйрәмнәрдән май чабу, пасха кебекләрен дә зурлап үткәрәләр Доргада.
– Милләтнең, аның гореф-гадәтләре онытылуга бары милләт үзе генә гаепле дип уйлыйм мин. Дуслык булган җирдә бер милләт икенчесеннән көлми, өстен дә булмый. Шөкер, безнең Дорга җирлегендә милләтләр бүленеше юк. Һәр милләтне хөрмәт итеп гореф-гадәтләрне торгызуда күләмле эш алып барабыз. Мәсәлән, керәшеннәрнең милли бәйрәмнәрен торгызып кына калмадык, авылдашыбыз, Малмыж районы башлыгы Валерий Васильевич Константинов ярдәме белән милли киемнәр дә тектердек. Чөнки ул чорда милли киемнәр бөтенләй юк иде, аларның бизәкләрен хәтта күрше районнарга кадәр барып өйрәндек. Бүген исә үз милли киемнәребез бар. Онытыла барган йолаларыбызны кире торгыза алуыбызга күңел бик сөенә. Димәк, мәдәнияткә багышланган хезмәт юлы заяга узмаган, – ди Фирдания ханым.
Билгеле, заяга узмаган. Ничә еллар мәдәният йортында бербөтен булып эшләгән ирле-хатынлы Алексеевлар үз авыллары, биредә яшәүче күпмилләтле халык өчен күпме игелек кылган. Татарстанның мәдәният хезмәткәре Николай абый атаклы гармунчы да, җырлар да иҗат итә. Бүгенге көндә татарча, русча, удмуртча 55тән артык җыры гына бар. Дорга ягында бер генә чара да Алексеевлардан башка узмый. Бәйрәм-тамашалар, туган көн-юбилейларны да онытылмаслык итеп алып баралар. Мәдәният каршында эшләп килүче бию, җыр, нәфис сүз түгәрәгенә йөрүче балаларның да төрле бәйгеләрдә беренчелекне яулаулары тырыш хезмәт нәтиҗәсе дими, ни дисең?!
Хезмәтләре ничек күркәм булса, тормышлары да сокланырлык Алексеевларның. Олы кызлары Роза укытучы булып эшли, авылдашы керәшен егете Василий белән ике ул үстерәләр, Казанда яшиләр. Уллары Артур авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, бүгенге көндә шулай ук Казанда төпләнгән. Ә бит үзләренекеннән тыш, тагын ике баланы үз гаиләләренә сыендырып, аларны да әти-әни назына күмгән гаилә алар. Катнаш гаиләдә тәрбияләнгән Миләүшә (Мария) һәм Иван чыгышлары белән Яшел Үзәннән. Алексеевлар тәрбиягә алганчы балаларны бер гаилә тәрбияләгән. Гаилә башлыгы вакытсыз үлеп киткәч, балаларны Алексеевлар үз гаиләләренә ала. Бүгенге көндә Миләүшә Бөрбаш Сәрдегәне авылы егете Рөстәм белән гаилә корып, Зәринә исемле кыз үстерә. Иван исә Норма лицеенда белем ала, бик сәләтле егет, диләр.
Фирдания һәм Николай Алексеевларның менә шулай гаилә тигезлеген, милләтләр дуслыгын саклап яшәгән, янып иҗат иткән мәлләре.
 

Фото гаилә архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев