Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Хисләр дәрьясында йөздек

Чәчәкләргә төренеп һәркемнең изге теләкләрен шатланып кабул итеп алган Сәлимә апа бу көнне зур дулкынлану сөенечле хисләр кичергәндер.

Яңгул авылында яшәп шигырьләр иҗат итүче Сәлимә Габделхакованы һәркем ишетеп беләдер. Соңгы берничә елларда ул шигърият дөньясына тагын да кереп китте. Районда чыгып килуче "Хезмәт" газетасында һәм интернет челтәрләрендә дә язган шигырьләре гел яктырып тора. Шигырь язган һәркемнең үз хыялы була, ул да булса китап чыгару. Сәлимә апа да китап чыгару хыялы белән янып яши. Иң уңышлы дип тапкан шигырьләрен туплап күптән түгел генә "Хисләр дәрьясы" дип аталган тәүге китабын чыгара. Аның шушы шатлыклы мизгелен уртаклашып Яңгул мәдәният йорты 22се көнне, тәүге китабының тәкьдир итү кичәсен оештырып уздырды.

Сәлимә Габделхакова бу бәйрәм кичәсендә шагыйрә генә түгел, бик күп хезмәтләр башкарып күренекле шәхес булып танылып яшәве белән дә һәркемне таң калдырды. Аны котларга дип сәхнәгә күтәрелгән кунаклар, дус - туганнар, хезмәттәшләре, сыйныфташлары, "Ак калфак" оешмасының җитәкчесе Зөлфирә апа Камалованың һәм интернет челтәре аша шушы кичәне буласын белеп чын күңелдән якын итеп килгэн шигырь язучылар Ильмира Кузьмина, Энҗе Закирова, Төркиядән хәтле шигырь сәләмен язып җибәргән Гөлназ Гарипова һәм башка бик күпләрнең ихлас, матур теләкләре, дәртле җыр биюләр бу бәйрәмне бизәп торды. Чәчәкләргә төренеп һәркемнең изге теләкләрен шатланып кабул итеп алган Сәлимә апа бу көнне зур дулкынлану сөенечле хисләр кичергәндер. Бигрәктә ул, узе язган шигырьләрен укыганда залга узгә бер сихри яктылык, туган якны яратуы, кешеләрне хөрмәт итеп каравы, дөньяның ямен чагылдыруы хис - кичерешләр аша җиткергәндә һәркемнең куңеле кузгалгандыр. Китапның тышында язылганча нәкъ, чын хисләр дәрьясында йөздек.

Шигъри җанлы, киң куңелле, ягымлы йөзле Сәлимә Габделхаковага киләчәктә иҗат уңышларына ирешеп, сөенеп, исән имин яшәргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яңгул авылы