Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Хәлиткеч вакыт якынлаша: китәрме, калырмы?

9 февраль көнне УНИКС концертлар залында Ришат Фазлыйәхмәтов “30 яшь” дип аталган өр-яңа тамашасын тәкъдим итә. Әлеге вакыйга уңаеннан без җырчының үзе белән аралашып алдык

- Ришат, узган ел “ШК”га биргән әңгәмәңдә син авылда яшәвең турында әйткән идең. Шул вакыттан бирле тормышыңда зурдан кубып сөйләрлек үзгәрешләр булмадымы?

 - Юк, барысы да элекечә. Һаман да авылда яшим, чөнки миңа анда рәхәт, тыныч. Саф һава. Күңелем дә авылда тынычлык таба, көч туплыйм һәм яхшы уйлар белән илһамланам. Шуңа күрә Яңа елны да өйдә абыйлар белән каршы алдым. Минем уйлавымча, яңа елны нәкъ менә шулай якыннар, туганнар белән каршы алырга кирәк.

- Яңа елга нинди максат, бурычлар белән аяк атладың, Ришат?

 - Яңа планнар, яңа максатлар белән, әлбәттә! Әлеге вакытта бик дулкынланып 9 февральдә узачак концертыма әзерләнеп йөрим. Тамашачыма өр-яңа концерт программасын тәкъдим итмәкче булам. Иң шәп, иң популяр җырларымны башкарачакмын. Шулай ук яңалары да булачак.

- Башка артистлар булачакмы соң?   - Әлбәттә, булачак, ләкин алары әлегә сер булып калсын иде. Концерт алдыннан рекламаларда кайбер серләр ачылырга да мөмкин.

 - Ришат, син күптән түгел генә: “Менә бу концерт программамны тиешенчә итеп әзерләп, клиплар төшереп карыйм да, халыкка кирәк булмый икән, эстрададан тулысынча китәргә уйлыйм”, – дигән идең. Ни өчен мондый карар кабул итәргә булдың?

 - Еш кына авылларда, район үзәкләрендә концертлар куябыз. Ләкин күп вакыт аларга халык йөрми. Залда 50-80 кеше утыра. Шундый чакларда күңел төшеп, моңсуланып алам. Йөрмиләр икән, димәк, минем халыкка да кирәгем шуның кадәрле генә икән, дип уйлыйм. Җырчының бит тулы залларда чыгыш ясыйсы, җырларын күбрәк халыкка ишеттерәсе килә. Шуңа күрә минем җырларымны яраткан Казан тамашачысы әлеге концертыма теләп килер дип өметләнәм. 

Зөһрә Садыйкова

http://shahrikazan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев