Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Хәмдүнә Тимергалиева: “Халык артистның бәрәңге ашаганын белмәскә тиеш”

Сәхнә артындагы хәлләрне тамашачыга күрсәтергә ярамый. Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева шундый фикердә.

Сәхнә артындагы хәлләрне тамашачыга күрсәтергә ярамый. Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева шундый фикердә:
– Безнең заманда артистлар арасында ыгы-зыгы булмаган дип уйлыйсыңмы әллә? Булган, әмма халыкка мәдәни тәрбия күрсәткәнен аңлаганга, тырнак асты керен халыкка чыгармаган. Моны үз-үзен ихтирам итмәгән, артистлар тирәсендә йөрүче кешеләр эшли. Чын артистның мондый эшләргә вакыты булмый. Шушы ысул белән популярлашам дип уйлыйлар икән, ялгышалар. Популярлык түгел бу, артистлар исемен пычрату, абруйлы шәхесләрнең исеменә дә тап төшерү. Юк нәрсәдән бит ул! Нинди генә хәл килеп чыкмасын, халык безнең кухняны белергә тиеш түгел. Безнең миссия мәдәни хезмәт күрсәтү. Халык артистның бәрәңге ашаганын да белергә тиеш түгел. Без серле булып калырга тиешбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хәмдүнә Тимергалиева