Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Хәния Фәрхинең сеңлесе: «Вакыт дәваламый икән...»

Вакыт дәваламый икән. Киресенчә генә: уйлар дәрьясына чумып, тагы да ныграк юксына башлыйсың. Апа гел кайтып керер кебек. Ул бит Тәтешлегә кайтса, без бер минутка да аерылмый идек.

Инстаграмда tatar_estrada аккаунты Хәния Фәрхинең сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина белән интервьюдан шундый өзек китергән.

«Вакыт дәваламый икән. Киресенчә генә: уйлар дәрьясына чумып, тагы да ныграк юксына башлыйсың. Апа гел кайтып керер кебек. Ул бит Тәтешлегә кайтса, без бер минутка да аерылмый идек. Əгәр дә берәр хәл чыгып, мин аны каршы алмасам, бу дөрес булмый иде. Ул гастрольдә булса, көн дәвамында берничә тапкыр шалтыратышып сөйләшә идек. Ə хәзер аның истәлеге булып кигән киемнәре һәм фотосурәтләре генә калды. Əмма минем өчен иң кадерле истәлек — ул хатирәләр, апа белән бергә булган вакытны искә алу».
"Кояшымның мәңгелек йортыннан аны яратканнар өзелми. Мең рәхмәт сезгә, кадерлеләрем. Апау-җаным, син тарихка "Җырчы сандугач" булып кереп калдың. Урыннарың оҗмах түрләрендә булсын, газизем!" ди ул социаль челтәрдәге битендә.

Хәния апаны югалтудан яшьләр кибеп бетмәде әле. Шулай да үзен мәңгелеккә югалту хәсрәте килеп каплагач та җырларын тыңлап булмый торган чор узып бара шикелле. Хәзер инде аның кабатланмас моңын, бормаланып аккан Танып кебек бормалы мелизмнарын, чын халыкчан башкару осталыгына тагын бер хәйран калып, тыңлыйсы да тыңлыйсы...

Кызыл таң

Фото: "Татары мира" сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хания Фәрхи