Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Хуш килдең син, Борнак, күңелгә!

«Яшьлек» ансамбле Борнак илен бик тә ошатып киткән

Без - Казан каласының «Яшьлек» ансамбле артистлары күп кенә Сабантуйларында бик теләп катнашабыз. Быел 11 июньдә Балтач районының Борнак авылы җирлегенә Сабантуйга кайтырга туры килде. Иртәнге 11нче яртыга авылга килеп җиттек. Авыл башында озын буйлы чибәр ир заты басып тора. Ул безне көтеп торучы шушы авылның җитәкчесе Рәфкать Нәкыйп улы Нәҗипов булып чыкты. Безне бик тә матур чәй йортына алып керде. Мул өстәлләр артында бик тәмле чәйләр эчтек. Рәфкать Нәҗипович безгә күп кенә эшләр эшләнгәнлеген күрсәтте һәм киләчәккә планнары белән уртаклашты. Ә планнары бик зурдан! Ул эшләрне эшләргә иң мөһиме теләк, хезмәт сөючәнлек һәм максатка омтылыш кирәк бит. Аңарда бу сыйфатларны күрдек, сөендек! Ул бит гап-гади авылда эшләгән колхозчылар өчен тырыша.
Чәйләр эчкәч, махсус Сабантуйга әзерләнгән мәйданга юнәлдек. Андагы Сабантуй бүләкләре хәйран калырлык, өелеп тора! Кыр батырларын мәйдан уртасына чакырып бүләкләделәр. Алдынгы сыер савучыларга да, авылның өлкән хезмәт ветераннарына да бүләк тапшырылды.
Авыл халкы белән бу җитәкче арасында ныклы күпер урнашкан. Сабантуй бәйрәмендә бу бигрәк тә ачык чагыла. Күпләр уздырылган уеннарда катнашып, кочак-кочак бүләкләрен алып кайтып киттеләр. Авыл халкының күңеле күтәренке. Җитәкченең авыл тормышын яхшыртуга юнәлдерелгән планнары бик күп.
Хуш! Әйтелгән ниятләрең, үзенең туганыдай кебек күргән авыл халкы чын күңелдән шатланып, очрашулар соңгысы булмасын иде дип, авыр эшләрендә уңышлар, исәнлек-саулык теләп Казанга юл тоттык

Сәлимә Ганиева,
«Яшьлек» ансамбле җитәкчесе, атказанган мәдәният хезмәткәре.
Казан каласы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев