Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Хәзер концерттан яңалык та ишетеп кайтасың икән...(+бик күп фото)

Кичә район сәнгать мәктәбенең иҗат концерты булды. Монысы бюджет өлкәсенә кагылышлы юнәлештә белем алучы балаларныкы.

Ел буе ирешкән уңышлары белән горурлана-горурлана, сәләтле ул-кызларыбыз гөрләтеп концерт куйды. “Ел буена бер генә бала да сәхнәгә чыкмыйча калырга тиеш түгел”, ди мәктәп җитәкчелеге. Биредә 476 бала белем алуын исәпкә алсаң, аларны сәхнәгә чыгару өчен әллә ничә концерт куярга кирәк. Һәм шулай эшли дә сәнгать мәктәбе, концерт арты концерт оештыра. Бу кадәр балага 27 укытучы белем бирә, башка елларда иҗат концертында алар да чыгыш ясый иде, бу юлы чыкмадылар, октябрьдә укытучылар коллективы гына аерым концерт куясылары икән. Тамашачылар белеп-көтеп торсыннар өчен генә әйтү монысы. Чөнки тамашачының биредәге  хезмәткәрләргә хөрмәте зур, моның шулай икәнлеген сәхнәгә зурлап-хөрмәтләп чакырылган укытучыларны алкышларга күмүдән күренә. Ел буе уңышлары да күп булды, дәрәҗәле бәйгеләрдән җиңүсез кайтмадылар.  Хезмәтләренең нәтиҗәләре күз алдында, биредә белем алучы, инде исеме районга танылган җырчы кыз Илида Җәләлиева вокал юнәлешендә укырга керергә җыена икән. Уңышлар телик яраткан яшь җырчыбызга! 
Кичә сәхнәгә  уңышлары белән котларга, фикерләрен җиткерергә район җитәкчеләре дә менде. Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов "мәктәпне аэропортка тиңлим”, диде. "Чөнки биредә бар да тәртипкә салынган, бала расписание буенча килә, дәресләре беткәч кайтып китә. Чират дигән әйбер юк. Тик йөргән бала да күренми, бар да дәрестә, яисә үз шөгылендә,” ди ул. 
Сәнгать мәктәбе бик тә аерым биналы булырга кызыга. Һәм бу аңлашыла да, концертка әзерләним дисәң генә дә сәхнә кирәк. Сәхнәдә үткән репетицияләр башка инде. Мәдәният йорты сәхнәсе бар бит, диярсез. Мәдәниятлеләр үзләре бер дә тик тормый, репетиция арты репетиция, концерт, тамаша, бәйрәм чаралары көндез дә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев