Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Кичә Казанның ”Пирамида” күңел ачу комплексында “Татар җыры” фестивале булды

Кичә Казанның "Пирамида" күңел ачу комплексында "Татар җыры" фестивале агымдагы һәм соңгы 15 елның иң популяр, иң яхшы җыр һәм башкаручыларын барлады.

Быел "Алтын барс" сыны танымаслык булып үзгәргән һәм күп өлеше бәллүрдән гыйбарәт иде.
Руслан Кираметдинов"Бәгырең таш булса" җыры белән -"Ел табышы" номинациясендә; Азалия Зиннәт - "2014 нче елның музыкаль ташкыны" номинациясендә; Алинә Даутова - "Кабатланмас тавыш" номинациясендә ; Рамил Галимҗанов "Йөрәк ярам" җыры белән - "Иң романтик җыр " номинациясендә; Ландыш Нигъмәтҗанова - "Иң яхшы биюле җыр" номинациясендә; Гөлназ дип кенә беленгән яшь җырчы "Иң яхшы лирик җыр" номинациясендә; Ильмира Нәгыймова "Буламы соң?" җыры белән - "Үзенчәлекле тавыш иясе" номинациясендә; Илдар Хәкимов - "Иң халыкчан җырчы" номинациясендә; Ришат Фазлыәхмәтов - "Тамашачы мәхәббәте" номинациясендә; Нәфкать Нигъмәтуллин "Халык мәхәббәте" номинациясендә; Эльмира Сөләйманова - "Иң яхшы видеоклип" номинациясендә; Фирдүс Тямаев "Сайра, әйдә, сандугач" җыры белән "Иң популяр автор-башкаручы" номинациясендә; Иркә - "Хит-парадлар лидеры" номинациясендә; Илдар Әхмәтов "Хисләргә бирелә идем" җыры белән - "Иң тыйнак һәм хисле җырчысы" номинациясендә җиңүче булып игълан ителделәр. Ә Ильвина "Түзә йөрәк" җыры белән "ТМТВ (Татар музыкасы телевидениесе)" каналының махсус бүләген казанды. "Татар радиосы"ның махсус бүләгенә Ләйсән Гимаева лаек булды. Ул сәхнәдә "Бер сүз" җырын башкарды. Ләйсән смс җибәрү системасында 35 мең 784 тавыш җыеп, рекорд куйган җырчы буларак игълан ителде.
Фестиваль кичәсенең икенче өлешендә татар тамашачысы тарафыннан озак еллар яратып кабул ителгән җырлар яңгырады. "Татар җыры-2003" лауреаты "Айфара" төркеме - "Ак каен", 2008 елның "Татар җыры" лауреаты Илназ Бах - "Аңла йөрәгемне", автор-башкаручы Ринат Рәхмәтуллин - "Тукта әле, яңгыр", Хәмдүнә Тимергалиева - Мөнир Рахмаев 15 еллыкның иң уңышлы дуэты буларак "Бер картлыкта, бер яшьлектә" җырларын башкардылар. Шулай ук Рөстәм Закиров - "Картайма әле, әнкәй", Вәсилә Фәттахова - "Туган як", Идрис Газиев - "Син үлгәнче мине сагынырсың", Айдар Галимов - "Син минем җанымның яртысы", Хәния Фәрхи-Биктаһирова - "Кайтам әле Әлдермешкә", Зәйнәп Фәрхетдинова - "Авылым хатирәсе", Салават Фәтхетдинов - "Салкын чәй" җырларын башкарды. Барлык катнашучыларга "Алтын барс" сыннары тапшырылды.
Тамашаны алып баручылар Гөлназ Сәфәрова белән Айваз Садыйров кичәнең күңелле узуы өчен тапкырлык, зирәклелек, сүз осталыкларын кулланып, шактый тырышлык күрсәтте.
Фото: http://intertat.ru/tt/multimedia-tt/item/39861-tatar-%D2%97yiryi-2014.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250