Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Кичә Казанның “Пирамида” комплексында “Болгар радиосы” II милли премиясен тапшыру тантанасы булды.

"ТНВ" телевидениесе һәм "Болгар радиосы"ндагы "Музыкаль дистә" конкурсында быел һәр айны 3 урынга чыккан 36 җыр булып, аларны башкаручылар да, җыр авторлары да "Пирамида" сәхнәсенә чакырып бүләкләнде,

җиңүче җырлар "Казан нуры" халык уен кораллары оркестрына, баянчыларга кушылып "тере" тавышка башкарылды. Шулай ук арада "Тамашачы мәхәббәте" дигән аерым номинация буенча "иң-иң"ен сайлап алу телевизор караучылар һәм тамаша залындагылар SMS-тавышына карап билгеләнде.
Башкарган җыры җиңгән Алсу Әбелханова кичә Австралиядә булып (ә кичә Аделаидада Австралия татарлары Сабан туе көне иде), ул аннан видеоязма аша шушы илдәге татарлар исеменнән сәламләсә, ул илдән Казанга кунакка кайткан һәм бүгенге бәйрәмгә кунак сыйфатында чакырылган артистлардан Зөлфия Камалова 2 җыр башкарды: берсе - "Сибелә чәчем" халык җыры (ләкин Зөлфиягә хас буганча рәвештә), икенчесе - "Минем дөнья" дигән үз җыры (ул аны үзе гитарада уйнап җырлады).
Шул рәвешле, Хәния Фәрхи, Венера Ганиева, Фердинанд Сәлахов, Алина Давыдова, Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, "Фәридә-Алсу" дуэты, Марсель Фәтхуллин, Ринат Гыйльфанов, Рафаэль Латыйпов, Илсөя Бәдретдинова, Лилиана Газизова, Азат Фазлыев һ.б. җыр сәнгате осталары сәхнә тотты.
"Болгар радиосы" милли музыкаль премиясен, шул исәптән конкурс сынын, икенче тапкыр алучылар да арада шактый булып чыкты.
Ришат Төхфәтуллин исә "Тамашачылар мәхәббәте" номинациясендә җиңүче буларак игълан ителде. Җиңүчеләр химаячыдан күн һәм мех кибетенә сертификатлы да булып кайтып китте.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru
Фото: http://vk.com/wall-17496755_3110

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250