Хезмәт 18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Кичә район мәдәният үзәгендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган концерт булды.

Яшь егетләрдән алып,төрле хәрби көч ветераннарына кадәр катнашты...

Кичә район мәдәният үзәгендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган бик матур концерт булды.Мәдәният хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән әле концертта халык һәм ретро җырлар яңгырады,төрле биюләр сәхнә күрке булды.Әлеге чарада яшь егетләрдән алып,төрле хәрби көч ветераннарына кадәр катнашты.Алар Ватаныбызга булган мәхәббәтләрен һәм яшьләргә патриотлылыкның нинди булуын күрсәтү максатыннан хәрби киемнәрдән һәм флаглар белән килгәннәр иде.Бу кичәдәге һәркемне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов котлап узды.Ә Ватанны саклауда зур көч керткән ир-егетләребез матур кичә,онытылмаслык мәдәни чара өчен оештыручыларга ихлас рәхмәтләрен ирештерделәр.

Ринат Зарипов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: концерт