Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Кичерермен...

Тик ышана алмам Янә "Сөям" дигән сүзеңә Мин ул сүзне бары сиңа әйттем, Сиңа атап, бары үзеңә...

Тик ышана алмам
Янә "Сөям" дигән сүзеңә
Мин ул сүзне бары сиңа әйттем,
Сиңа атап, бары үзеңә...

Кичерермен...
Тик кочагың инде
Элеккечә кайнар тоелмас
Тик исемең уеп язылган бит
Күңел түрләреннән җуелмас...

Кичерермен...
Тик күзләрем сатар
Күңелемдә ниләр барлыгын
Мин боз хәзер, тиз генә эремәм
Аңларсыңмы, салкын канлыгым?

Кичерермен...
Тик оныта алмам,
Син ясаган яңа яраны
Башкаларныкына түзалам мин
Син ясаган яра яманы...

Кичерермен...
Мин шулкадәр кем соң?
Хәтта Аллаһ безне кичерә...
Янәшәмнән барган чакта бары,
Гафу сорарга син кичекмә...

#ЛилияГарифуллина

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шигырь