Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Кичке уеннар элек-электән татар халкының иң матур,иң күркәм йолаларыннан саналган

Җәйге матур кичләрдә су буйлары,ямь-яшел болыннар яшьләрнең шат авазына күмелгән.

Кичке уеннарда җыр-бию,уен-көлке бер минутка да тынып тормаган.Җырлы-биюле түгәрәк уеннары,җыр ярышлары,такмак әйтешү,күмәк һәм ялгыз биюләр ,кызыклы уеннар уйналган.Гармун,баян тавышлары тынмаган.Сагындыра шул чаклар....
Сагынып кына утырмадык ,мәдәният  хезмәткәрләре  китапханә хезмәткәрләре ,"Ак калфак" оешмасы бергәләп "Кичке уен" оештырдык әле.Яңгул авылының иң матур җирендә,ямьле Шушма буенда,Сабантуй мәйданында искиткеч матур бәйрәм киче булды.
Ә бу бәйрәм чынлап та безнең яшь чакларны искә төшерде.Рәхәтләнеп җырладык,биедек,уеннар уйнадык.Без "Ак калфаклар" узебезнең бәйрәмдә төрле уеннар уйный идек ансы,ә монсы бүтәнчә,рәхәт.
Өлкәннәр үрнәгендә,яшьләребезгә милли йолаларыбызны кайтару,күрсәтү максатыннан оештырылган  шушы күркәм бәйрәм бик күңелле узды.Бер генә мизгелгә булса да яшьлегебезгә кайтып килдек.тормыш мәшәкатьләрен берничә сәгатькә булса да онытып торып,аралашып,уйнап-көлеп күңел ачтык.
Безнең өлкәннәребез арасында бик талантлы кешеләребез бик күп.Кемдер йомылып өйдә ята,күрә белергә,канат куярга,халык арасына чыгарга булышырга кирәк бит.
Безнең хатын-кызларыбыз гына түгел,ир-атларыбыз да җыр-моңга сусаган,уеннарны сагынган  икән.Катнашмаганнары да рәхәтләнеп карап,илһамланып,очынып утырдылар.Шау-гөр килеп уеннар уйнадык,табаннар кызганчы биедек,тамаклар утырганчы җырладык.Озын өстәл тирәли утырып пылау ашадык,коймаклар белән үлән чәйләре эчтек,рәхәтләнеп ял иттек.
Рәхмәт мәдәният,китапхәнә хезмәткәрләренә,"Ак калфак" оешмасына,аның членнарына,авылыбызның мәрхәмәтле спонсорларына,Яңгул җирлек башлыгына,"Яңа тормыш" җәмгыяте җитәкчесенә,өстәл эзерләүдә булышкан кызларыбызга,егетләребезгә,аш-су остабыз,алыштыргысыз Раушания ханымга,бәйрәм күңелле булсын дип тырышкан барча кешегә,актив катнашучыларга,җырчыларга,биючеләргә,авылыбызның оста гармунчыларына,өлкән буыннан  үрнәк алырга атлыгып торган иҗат җанлы,оста яшьләребезгә,күзләреннән очкыннар чәчрәп торган балаларга барчасына рәхмәт хисләребез.
Озак вакытка кадәр сагынып сөйләрбез ,искә алырбы.
Их, барасы калган диючеләргә дә  ышандырып әйтәбез,Аллаһ насыйп итсә киләсе елга да бу бәйрәмнәр дәвам итәр әле дибез
Авыл яшәсен дисәк,милли йолаларыбызны яшәтергә,өлкәннәребезнең сүзенә колак салырга,үрнәк алырга кирәк бары.

Яңгул  җирлегенең "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе Сәлимә Габлелхакова.

"Кичке уен"га мин дә бардым әле
Кырык эшем кырык якка атып.
Милли уен, милли йолаларны
Сабый чактан үстем, бик яратып.

Онытылдым...
Иркенәйдем...
Хисем ташты...
Оҗмаһ шушы иде минем өчен.
Гүя бер кайгым юк,юк борчуым.
Тойдым тәндә кабат яшәү көчен.

Әйтерсең лә, күктә йөздем,
Аерылып, фани дөньямнан...
Айныдым да, кабат Җиргә төштем.
Я илаһем, Җир кешесе бит мин!

Энҗе Закирова 
Ветеран укытучы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев