Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Кили авыл китапханәсендә балалар китабы атналыгы оештырылды (фото)

Язгы каникул чорын файдалы һәм мавыктыргыч итеп үткәрү максатында, Кили авыл китапханәсендә балалар китабы атналыгы кызыклы чаралар белән үрелеп барды.

"Китап иле - серле дөнья" исеме белән атналыкны ачып җибәрдек, әдәби экскурсиядә балалар теләп катнашты. Китап иленең кызыклыгын төшендерү, китапка мәхәббәт арттыру теләге белән китапларны ничек уку, ничек саклап тоту кагыйдәләре турында әңгәмә уздырылды. Матур бизәлешле, яңа китаплар янәшәсендә таушалган, искергәннәре китап киштәләрен бер дә бизәми. Шуңа да балалар белән китапларга яңа сулыш өрдек, "Китап докторлары"көне үткәрдек.

Быелгы яз сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 130 еллыгын алып килә. Шул уңайдан "Тукай эзләре буйлап..." дип исемләнгән әдәби сәяхәт үткәрелде. Балалар белән Тукайның үтә катлаулы тормыш маршруты турындагы белемнәрне ныгыттык, викторина сорауларына җаваплар эзләдек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250