Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Киләсе ярты еллыкка язылу барышында балалар өчен татарча газета-журналларга сорау күбрәк булган

13 декабрьгә кадәр «Салават күпере», «Сабантуй», «Ялкын» журналларына һәм «Көмеш кыңгырау» газетасына һәм шулай ук районыбыз газетасы "Хезмәт"кә 13 процентка кадәр ташлама белән язылып була.

Басма матбугатка язылу декадасында балалар өчен татарча газета-журналларга ихтыяҗ зур. «Салават күпере», «Сабантуй», «Ялкын» журналларына һәм «Көмеш кыңгырау» газетасына язылырга теләк белдерүчеләр күп. Бу мәгълүматны республика почта бүлекчәләрендә расладылар, шулай ук язылу каипаниясе чорында tatmedia.ru/podpiska сайты аша онлайн язылучылар артты.

Татарстанда чыгып килүче балалар басмалары төрле яшьтәге балаларга тәгаенләнгән. 0+ категориясенә «Салават күпере» журналы, 6+ ка — «Сабантуй» журналы һәм «Көмеш кыңгырау» газеталары, яшүсмерләргә «Ялкын» журналы туры килә. Бу басмаларның тиражы үсештә.

Әлеге газета-журналларның баш мөхәррирләре аңлатканча, басмалар мультимедиа форматка йөз тота, ягъни һәр санда, кәгазькә басылган мәгълүматтан тыш, QR кодларга беркетелгән мәгълүмат та бирелә. Журналларны укучылар әлеге кодлар ярдәмендә видеолар, уеннарга күчә ала, татарча мультфильмнар, әкиятләр карый, остаханәләрдә катнаша ала. Мәсәлән, «Салават күпере» журналы һәр язылучыга рәсем буенча онлайн-дәресләргә керү хокукын бирә.

Басма матбугатка язылу декадасы 13 декабрьгә кадәр дәвам итә. Декада барышында язылу бәяләре 13 процентка кадәр түбән, шул исәптән "Хезмәт"ебезгә дә, язылып калырга өлгерегез.

Балалар басмаларына Татарстанда яшәүчеләр генә түгел, Россия төбәкләрендә яшәүчеләр дә языла ала, podpiska.pochta.ru сайтында кызыксындырган басманы табып, язылырга була. 

Тулырак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: подписка Басма матбугатка язылу