Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Кино бөтен дөньяны берләштерергә тиеш, ди Илшат Рәхимбай

25 апрельдә Казанда “Татарстан киносы атналыгы” старт алачак. Шул уңайдан 20 апрельдә татар киносының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәгенә багышланган матбугат конференциясе булды.

Биредә киноның миллилеге турында да фикер алыштылар. Конференциядә Татарстан киномотографиясенә бәйле шәхесләр катнашты һәм алар арасында райондашыбыз Илшат Рәхимбай да бар иде.
– Милли кино дибез дә, арабызда кем төгәл генә милли киноның нәрсә икәнен әйтә ала? Ул телме? Ул безнең гореф-гадәтләрне чагылдырырга тиешме? Яки ул авылда төшерелгән фильммы? Бу бит бик катлаулы һәм киң сорау. Минем фикеренчә, кино ул шундый сәнгать, ул бөтен дөньяны берләштерергә тиеш. Безнең фильмнар кайда гына, нинди телдә генә төшерелгән булса да, алар бөтен дөньяга кызыклы һәм әһәмиятле, мәңгелек темаларны күтәрергә тиеш. Хәзер мин Галимҗан Ибраһимовның “Алмачуар” фильмын эшләү белән шөгыльләнәм. Ул татар классик әсәре, татар авылында татар телендә төшерелгән булачак. Ләкин ул татарлар өчен генә түгел башка халыклар өчен дә әһәмиятле булган темаларга кагылачак, – дип үз фикере белән уртаклашты яшь режисер Илшат Рәхимбай.
Чыганак: http://idel-tat.ru/i-sh-p-tatar-kinosyn-kajdan-kararga/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кино