Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

"Китап. Колакчыклар. Көймә. Чемодан"

Хөрмәтле сайт укучыларыбыз! Алдагы көннәрдә Казан шәһәрендә үткән "Иделем акчарлагы" бәйгесе һәм проза номинациясендә призер булган райондашыбыз Гөлзилә Гафурова турында язган идек инде. Бүген сезнең игътибарга шушы бәйгедә катнашкан тагын бер райондашыбыз, Куныр авылы кызы Гүзәл Закированың конкурсның икенче көне турында тәфсилләп язган язмасын тәкъдим итәбез.

Гүзәл үзенең вконтакте битендә әлеге көн турында ихлас хисләр белән тулы язма калдырган.
"Өстәлдә китап. Әмирхан Еники. Янәшәсендә генә колакчыклар һәм ак кәгазьдән көймә. Идәндә чемодан. "Иделем акчарлагы" конкурсының икенче көнендә безнең каршыга менә шушы әйберләрне куйдылар һәм ярты сәгать вакыт бирделәр. "Илһамлан, яз, яшь каләм иясе!" Мин илһамландым. Хыялландым. Бетмәс хисләр ташкынын бу шигырь юлларына гына салып бетерә алмадым мин, тик шулай да...
Күз алдыгызга китерегез:
"Китап. Колакчыклар. Көймә. Чемодан."
Бер хыял.
Күзләр йөгерә
Юллар буйлап,
Еллар буйлап,
Күкләр буйлап.
Онытылып, китабымны читкә куям.
Колагымда бары якты көйләр,
Күңелемне назлап керә бер якты ямь.
Юллар йөгерә
Күзләр буйлап.
Ә мин һаман
Адаштым да бу юлларның тузанында,
Кычкырамын:
"Кирәк түгел бу шәһәрнең сөюләре,
Кирәк түгел назлары да, сазлары да!"
Күзләр йөгерә
Юллар буйлап
Күз яшьләре,
Һаваларны ертып - ертып, җиргә түгелә.
Тик шатлыктан!
Кичер мине, йә Ходаем!
Тик шатлыктан бүген шулай мин сүгенәм.
Куллар йөгерә
Кәгазь буйлап.
Ап-ак биттән
Көймә ясыйм.
Тиздән, ышан! Без икебез
Кайгылардан ышыкланган дөнья төзеп,
Көймәбезне шул дөньяда йөздерербез.
Шәһәр йөгерә.
Шәһәр йөгерә.
Йөгерсәнә!
Мин бүгеннән качам синнән, мәхәббәтсез.
Үзем белән минем бары бер чемодан
Һәм бер китап.
Иң мөһиме: үткәннәрсез.
Куллар йөгерә
Һава буйлап,
Яшен булып,
Селтәнәмен. Үзем сүгенәм.
Минем дөньям -
Балачакта мәңгелеккә...
Ә бүгенгә.
Сазлык атлы бу җиһанны мин калдырам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250