Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Китап» радиосы һәм Уфа халкы Тукай һәйкәле янында «Туган тел» җырын башкарды

Тамашага килүчеләр Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды.

«Китап» радиосы командасы һәм Башкортстан халкы Казан-Уфа-Казан автойөреше вакытында Уфадагы «Нур» татар драма театры каршындагы Габдулла Тукай һәйкәле янында «Туган тел» җырын башкарды.

Кичә «Китап» милли радиосының «Мин матурлык эзләп йөрим…» автомарафоны Уфада булды. Төркемне татар оешмасы җитәкчелеге, радио тыңлаучылар, журналистлар каршы алды.

Чарага килүчеләр Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды. Соңыннан барысы бергә «Туган тел» җырын башкарды.

 

Шулай ук «MINGAZOV» кавер төркеме татар һәм башкорт халыкларына яхшы таныш булган җырлар тәкъдим итте, радионың башкарма продюсеры Лилия Кадырова шигырьләр сөйләде.

Казан-Уфа-Казан автойөреше 25 октябрьдә Казанда башланды. Әлеге вакыт эчендә автомарафонда катнашучылар Татарстанның Мамадыш, Минзәлә, Актаныш районнарында, Чаллы шәһәрендә, Башкортстанның Дүртөйле шәһәрендә, Үрге Яркәй авылында, Чакмагыш районында һәм Уфада булды.

Бүген чараның соңгы көне. Хәзерге минутта төркем Башкортстан буенча марафонны дәвам итә. Соңрак ул Татарстанның Әлмәт шәһәрендә дә булачак. 

Чыганак: ТИ

Фото: Гадел Әхмәтҗанов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: туган тел уфа "Китап" милли радиосы