Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

"Китап" радиосының автоузышында катнашучылар Башкортстанга барып җиткән

Бүген музыкантлар һәм радиостанциядә алып баручы республиканың дүрт торак пунктында тукталырга планлаштыралар

"Мин матурлык эзләп йөрим..." Уфага кадәрле автоузышында катнашучылар ("Озын юлга матурлык табу өчен) Агыйдел елгасын йөзеп Башкортстан территориясе буйлап сәяхәт итә башладылар. Чараны «Китап» радиосы оештырды.

Бүген музыкантлар һәм радиостанциядә алып баручы республиканың дүрт торак пунктында тукталырга планлаштыралар. Роуд-турда катнашучылар беренче булып Дүртөйле шәһәренә барачаклар. Иртәгә алар Уфада концерт үткәрәчәкләр.

Исегезгә төшерәбез, музыкаль-әдәби марафон Казан Кремле диварларыннан 25-нче октябрьдә башланып китте. Татарстанлылар өч көн эчендә 18 торак пунктта булачак. анда 20 минутлык программа тәкъдим ителәчәк.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, роуд-турга Яр Чаллы һәм Мамадыш халкы да кушылган.

 

Чыганак: ТИ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Китап" милли радиосы