Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Китап сөюче балтачлылар тантанага чакырулы. Кайда дисезме?

2019 нчы елның беренче өч атнасы дәвамында ВКонтакте социаль челтәре кысаларында үткәрелгән VI Дөньякүләм #әдәбимарафон онлайн-проектына нәтиҗәләр ясалды һәм финалистлар билгеле булды!

Марафонда катнашырга теләк белдергән 370 кеше арасыннан 344 кеше марафонның ахырына кадәр барып җитә алдылар, ягъни 21 көн дәвамында бер көн дә калдырмый татарча китаплар һәм журналлар укыдылар, ә укыган әсәрләрдән иң кызыклы өзекләрне #әдәбимарафон хэштегы белән ВКонтакте социаль челтәрендә үзләренең аккаунтларында урнаштырып бардылар.

Финалистларны бүләкләү тантанасы 1 март көнне республикабызның Лаеш шәһәрендә, Лебедев урамы, 30 нчы йорт адресы буенча урнашкан район мәдәният йортында үткәреләчәк. Тантана 11:00 сәгатьтә башланып китәчәк.

Финалистларны бүләкләү тантанасында китап укучылар бүләкләр генә алып калмаячаклар, танылган язучылар белән очрашачаклар, алардан автограф ала алачаклар, фотога төшәчәкләр, һәм, әлбәттә, үзара күрешәчәкләр. Тантанага килгән китап укучылар алдында проектның җитәкчесе, Татнетны үстерү фонды директоры Раил Гатауллин махсус тренинг белән дә чыгыш ясаячак дип көтелә. Бу көнне Казаннан Лаешка һәм Лаештан Казанга финалистларны LeDi Travel туристик агентлыгы ярдәме белән заказ бирелгән махсус автобуслар йөртәчәк. Тантананың барышын яктыртырга телевидение һәм матбугат чаралары чакырулы, дип яза tat-i.net.

Биредә безнең районнан татар әдәбиятын сөюче, китап укырга яратучы 6 кеше барачак. Менә алар:
1. Әхмәтгалиев Алмаз, Кариле авылы
2. Галимова Гөлгенә, Көшкәтбаш авылы
3. Гарифуллина Лилия, Көшкәтбаш авылы
4. Алексеева Нәзирә, Югары Субаш авылы
5. Антонова Нәфисә, Югары Субаш авылы
6. Гатауллина Миләүшә, Югары Шубан авылы.

Фото: http://tat-i.net

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әдәби марафон