Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Китап укучылар сәламәтлекләрен дә ныгыта...

Китапханә... Бүгенге көндә фәндә әлеге сүзнең гасырлар дәвамында формалашкан йөзләгән билгелемәсе бар. Ләкин  китапханәләрнең кеше тормышындагы ролен, асылын бер генә атама  эченә сыйдырып буламы икән ул?

Китапханә – беренчедән, матур әдәбият дөньясы булса, икенчедән, тылсымлы вакыйгалар иле дип әйтергә мөмкин.

    Бүгенге язмам яратып башкара торган хезмәт урыным – шушы тылсымлы вакыйгалар иле-китапханә турында булыр.

Китапханәнең төп байлыгы китаплар булса, иң кадерлесе – андагы китапларны укырга яратучыларның күп булуы. Бүгенге заманда без кеше китап укымый дип зарланырга яратсак та, китап сөючеләр юк, дип әйтергә һич телебез әйләнми.  Китапханәбездән кеше бер дә өзелми,  килеп керү белән җылы мохит, чисталык үзенә җәлеп итә. Бездә  китап сөючеләр өчен барлык шартлар да тудырылган – компьютерлар белән тәэмин ителгән, интернет челтәренә тоташтырылган, яңа китап- журналлар һәрвакыт күз уңында.

Укучыларның китапка, мәгълүматка булган ихтыяҗын канәгәтьләндерү максатында берсеннән-берсе кызыклы, мавыктыргыч чаралар үткәрелә, клублар эшли, төрле бәйгеләрдә, проектлар төзүдә актив катнашабыз. “Җылылыкка, кайгыртучанлыкка төреп” дигән проект белән Республика конкурсында җиңү яулавыбызны укучылар ишетеп белә инде. Шушы проект ярдәмендә өлкән яшьтәге китап укучыларыбыз өчен массажёрлар кайтарттык. Бүгенге көндә укучыларыбыз бу массажёрлардан инде файдалана да башладылар. Файдасын күрәбез дип, рәхмәтләрен белдерүчеләр дә шактый. Ә иң мөһиме бушлай. Китапка дип килгән укучыларыбыз сәламәтлекләрен дә ныгытып кайта алалар.  Әлбәттә бар кешегә дә массажёрлар килешеп бетмәскә мөмкин, сәламәтлегенә тискәре йогынты ясарга да мөмкин. Бу турыда без укучыларны кисәтәбез, үзләренең врачларыннан ярыймы юкмы икәнен белешергә тәкъдим итәбез.

erid: 2VtzqwTSgT9

Әлеге проект ярдәмендә китапханәбездә китап укучыларның санын арттыруга ирештек.

Менә шулай кызыклы идеяләр һәм яңа эш ысуллары эзләп эшләгәндә без матур нәтиҗәләргә ирешә алырбыз.

Зәлия Зыятдинова

Чепья авылы китапханәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqwTSgT9