Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Китапханәбездә Тукай кичәләре дәвам итә

Апрель аеның һәр атнасында Норма авыл китапханәсендә Норма урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары белән "Китап ача безгә серләрен" исеме астында кызыклы экскурсияләр булып тора.

Бирегә килгән укучылар иң беренче китапханәнең эшчәнлеге белән таныша. Матур әдәби әсәрләр аша аларда китап укуга мәхәббәт тәрбияләү, белемнәрен күтәрү максатыннан төрле кызыклы викторина-уеннар, фикер алышулар белән үрелеп бара. Очрашуыбыз бөек шагыйребез Г.Тукайның тууына 130 ел тулу унаеннан, "Ул бүген дә монда, халык күңелендә" исемендәге әдәби кичә белән дәвам итә. Башта шагыйрьнең кыскача тормыш юлына, иҗатына сәяхәт кылабыз. Аның шигырьләренә, әкиятләренә тукталып фикер алышабыз. Шагыйрьнең әкиятләре аша балаларга никадәр тәрбияви дәрес биргәнен аңлап китәләр. Әдәби кичәбез китапханәгә килгән һәр сыйныф укучылары белән халкыбызның гимнына әверелгән "Туган тел" җырын башкарып тәмамлана. Укучыларыбыз шагыйрьнең иҗаты белән тирәнтен танышып, аның китапларын кулларына алып таралышалар.

Китапханәбездә 2015 елда старт алган "Мәдәни көндәлек"ләргә күзәтү алып бару да дәвам итә, дип хәбәр итә Норма авыл китапханәсе мөдире Лилия Шәйхетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250