Китапханәчеләргә дә максат-бурычлар йөкләнде (фото)
27 гыйнвар көнне район үзәк китапханәсендә узган елга нәтиҗәләр ясау, ә 2017 елга бурыч-максатлар кую буенча семинар үткәрелде.
2017 елга китапханәчеләр алдына юбилейларын билгеләп үтүче райондаш язучылар, шагыйрьләр белән буктрейлерлар эшләү максаты куелды. Алар укучылар өчен кызыклы һәм мавыктыргыч булырга тиеш. Китапханәче эше беренче карашка гына җайлы кебек тоела, ләкин аларның да эшен тавык чүпләп бетермәслек. Төрле-төрле темаларга кагылган конкурслар, бәйрәмнәр үткәрү, аларга халыкны җәлеп итә алу ... - болар барысы да иҗат дөньясында кайнап яшәүче китапханәчеләрнең төп эшләре. Аларга әлеге иҗади хезмәтләрендә уңышлар теләп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев