Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Китапханәчеләр әкияти тәрбия көне үткәрделәр (+фото)

Балалар бакчада тәрбия, белем алып, уйнап, күңел ачып кына калмый, ә төрледән-төрле кызыклы хезмәт ияләре белән дә таныша.

Бистәнең 4нче номерлы балалар бакчасының мәктәпкә хәзерлек төркеменә йөрүчеләр шушы көннәрдә бистә үзәгендә – үзәк китапханәдә кунакта булдылар.

Китапханә хезмәткәрләре кызлар һәм малайлар өчен “Чукмар белән Тукмар” әкиятен сәхнәләштереп, әкиятнең асылына төшендерделәр. Шулай ук рольләрне бик оста башкарулары белән яшь дусларының күңелләрен күрделәр. Биредә балалар үз осталыкларын да күрсәтә алды.

Китапханәчеләр төп эшләре белән дә таныштырып, китаплар иленә сәяхәткә дә дәштеләр. Һәрбер бала уку залына, андагы берсеннән-берсе кызыклы һәм матур китапларга гашыйк булып, сөенешеп кайттылар. Шушындый кызыклы очрашулар оештырган бакчабыз хезмәткәрләренә, сабыйларыбызның күңелен күргән китапханә хезмәткәрләренә алга таба да эшләрендә уңышлар теләп калабыз.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: китапханә