Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Китмә, иркәм...

Китмә, зинһар, китмә тормышымнан. Син булганда яши өметем. Югалтасым килми сөюемне- Мин бит сине ничә ел көттем. Күпме күзләр, йөзләр арасыннан Синең караш, синең наз якын. Сөю утын мәңге сүндермәслек Бары синдә таптым чын ялкын. Ялгышмаган кеше сирәктер ул: Мин ярату белән ялгышкан. Тыюларны узып туган пар без Хыянәтләр аша...

Китмә, зинһар, китмә тормышымнан.
Син булганда яши өметем.
Югалтасым килми сөюемне-
Мин бит сине ничә ел көттем.

Күпме күзләр, йөзләр арасыннан
Синең караш, синең наз якын.
Сөю утын мәңге сүндермәслек
Бары синдә таптым чын ялкын.

Ялгышмаган кеше сирәктер ул:
Мин ярату белән ялгышкан.
Тыюларны узып туган пар без
Хыянәтләр аша табышкан...

Югалтуга акыл күнде инде.
Тик йөрәгем калды карышкан.
Соңгы өметеме калдыр миңа,
Китмә, зинһар, минем язмыштан.

Алсу Идрисова.

Фото: chitalnya

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250