Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Әкият» курчак театры яңа сезонда җиде премьера чыгарачак

Курчак театрының яңа сезондагы беренче премьерасы «Әлфия» спектакле булачак.

(Казан, 19 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Әкият» курчак театры быел җиде премьера чыгарачак. Театрның матбугат үзәге хәбәр итүенчә, бу хакта «Әкият» курчак театрының труппа җыенында игълан ителгән.

Хәзер вакытта театрда Әлфия Авзалованың тормыш һәм иҗат юлына багышланган «Әлфия» спектакленең репетицияләре бара. Бу Илгиз Зәйниевның театрга баш режиссер булып килгәнче үк планга кертелгән һәм башланган эше. Спектакльне театрның татар труппасы куя. Премьера 18 октябрьгә билгеләнгән.

Яңа сезонда театр «Сны Диснея», «Маугли» спектакльләрен чыгара. Бөек Ватан сугышының 75 еллыгына багышлап спектакль куелыр дип планлаштырыла. Бәби спектакле дә планга кертелгән. Илгиз Зәйниевның татар әдипләренең күренекле әсәрләрен кую планы да бар.

Яңа сезонда чыгарылачак спектакльләрнең өчесе татар телендә булачак.

Фото: Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: курчак театры