Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Көлдерде, елатты, уйландырды (+фоторепортаж)

Шода авылының мәдәният йортында эшләп килүче театр коллективы һәр елны авылдашларын бер әсәр белән сөендерә. Быел менә тамашачы хозурына Айгөл Әхмәтгалиеваның «Баш куям тезләреңә...» дигән пьесасын тәкъдим итте.

Айгөл Әхмәтгалиеваның «Баш куям тезләреңә...» дигән ике пәрдәлек драмасына кеше гомеренең кадере, язмыш, үз эшләрең өчен үзең җавап бирү, күңел җәзасы кебек фәлсәфә салынган. Үзешчән артистларыбыз рольләрне шул кадәр оста уйнады, тамашачы тын да алмыйча вакыйгалар барышын күзәтте.
"Баш куям тезләреңә" драмасын сәхнәләштерүгә алынган һәр артист үзенең ролен югары дәрәҗәдә башкарды. Булганнан бар да була, ди халык мәкале. Безнең үзешчәннәр дә шундый. Кайсын гына алып карасаң да, төп хезмәтен дә менә дигән итеп башкара, спектакльләрне дә менә дигән итеп уйный. Ирек ролендә уйнаган Куныр урта мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучысы, Шода егете,татар КВНы бәйгесендә республикада призлы урын яулаган Аяз Закиров һәм Гөлшат ролендәге Куныр авылыннан килеп, Шодада шәхси кибет тотучы, үзе уңган, үзе ут, ике бала анасы, төп йорт килене Айгөл Муллагалиева уйнавын тамашачылар бигрәк тә яраттылар. Төп рольдә инде дистә еллар сәхнәдән төшмәгән, заманында гаиләләре белән мәдәнияткә хезмәт иткән Илгизәр Нигъмәтҗанов уйнады. Чыннан да, авыл өчен янып-көеп йөрүен, үзенең кылган гамәлләре өчен үкенүен, кызы Гөлшатны өзелеп сөюен ачып бирә алды ул. Әби ролен башкарган сәхнә ветераны Тәнзилә Рәшитова героеның образын ачып бирүгә бар иҗади осталыгын эшкә җигүен күрсәтте. Талантлы авылдашларыбызның тагын берсе – килен ролен башкарган Венера Фәйзрахманова ана белән килен, ир белән хатын арасындагы гади булмаган мөнәсәбәтләрне бөтен нечкәлекләре белән калку итеп күрсәтә алды. Гөлчирә ролен башкарган Земфира Ризванова үз героеның каршылыклы характерын ачты. Әсәрне сәхнәгә мәдәният йорты директоры Венера Фәйзрахманова куйды. Сәхнә артында барысы өчен дә борчылып, һәр рольне башкаруны җиренә җиткерүче суфлерлар Гөлфара Закирова һәм Айрис Муллагалиев булды.
Авыл үзешчәннәренең тормыш мәшәкатьләрен бер читкә куеп, тамашачыны көлдертүе, елатуы, уйланырга мәҗбүр итүе бары соклану хисләре уятты. Спектакль тәмамлангач, тамашачылар артистларны алкышларга күмде. Мәдәнияткә йөз белән борылган шундый иҗади кешеләре булганда, авыллар яшәр, туган телебез югалмас, мәдәниятебез көннән-көн яхшырыр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев