Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Клип саен Балтач диярсең (+фоторепортаж)

Соңгы араларда Балтачыбызда әле бер җырчы, әле икенчесе клип төшерү белән мәшгуль. Әйтерсең районыбызда клип төшерү үзәге ачылды.

Сосна авылында Салават Миңнеханов клип төшерү өчен йорт эзләгәне хакында язган идек, әлеге клип телеэкраннарга чыкты. Регина Тимербулатованың "Таң атканда" җырына төшерелгән клипта райондашларыбызны да күрергә була һәм ул бик кызык һәм үзенчәлекле итеп төшерелгән.
Фото: vk.com

Яшь җырчы Рәнис Габбасов та "Картаерга бер дә ашыкмыйк" җырына клипны Түбән Кенәдә төшереп, әлеге авылның матурлыгына, биредәге басу-кырларга гашыйк булган. Авыл халкының гадилеге дә зур соклану уяткан анда.

Рәнис Түбән Кенәдә яшәүче Римма һәм Шамил Низамиевлар белән бик яхшы танышлар икән, дөресрәге ул Римма апа ягыннан кияү тиешле кеше. Җырына клип төшерергә кая барырга дип уйланып утырганда да ул Шамил Вәкилевич белән элемтәгә керә һәм безнең якка чакыру ала. Озак уйланып тормый Рәнис, төркеме белән килеп, башта бөтен җирне бер әйләнеп кайта, аннан соң инде клипның ничек буласын бәян итә. Биредә төп вакыйга басуда, салам рулоннары янында бара... Гыйшык-мыйшык уйнаулар да читтә калмый, милли киемнәр заманчага да алыштырыла, гомумән, бик матур итеп төшерелә клип һәм аның соңгы нәтиҗәсен без сентябрь ахырында күрә алачакбыз.

Шулай ук бу атнада Кенә мәктәбендә Ландыш Нигъмәтҗанова да үзенең өр-яңа җырына клип төшерергә җыенуы билгеле булды. Төп рольләрдә Фәрит Таишев булачагын да сер итеп кенә ачтылар безгә. Менә бит, районыбызның төрле почмагы күп кенә җырларда чагылыш таба. Кем белә бит, әллә киләчәктә берәр фильмда да Балтач авылларының матурлыгы чагылыш табар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250