Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Коронавирус пандемиясе аркасында җәй башына планлаштырган Сабан туйлары булмый

Милли бәйрәмне башка датага күчерү каралмаган. Сабан туйларын алдагы айларда оештыруга караган карарлар вазгыятькә карап кабул ителәчәк.

Бу хакта «Татар-информ» корреспондентына Татарстан Премьер-министры, Бөтенөнья татар конгрессының «Милли Шура» рәисе Васил Шәйхразиев хәбәр иткән.  «Якын арада – май ахыры һәм июнь башында үтәргә тиеш булган Кыргызстанның Бишкек, Софиядәге (Болгария) Европа Сабан туе һәм Ташкенттагы Азия Сабан туе да булмый, аларны үткәрү өчен әлегә рөхсәт юк. Алдагы көннәргә фараз бирү мөмкин түгел, ничек буласы Аллаһка гына билгеле», – дигән вице-премьер.
Төбәкләрдәге һәм чит илләрдәге Сабантуйларны үткәрү турындагы караны, Васил Шәйхразиев аңлатуынча, төбәк хакимияте җирле татар оешмалары белән берлектә хәл итәчәк. Республика Сабантуйлары узачакмы дигән сорауга ул: «Бәйрәмнең башка вакытка күчерелүе турындагы карар әлегә кабул ителмәде», – диде.  Шул ук вакытта кайбер төбәкләр Сабан туен онлайн уздырырга тәкъдим иткән. «Новосибирскидагы ватандашлар бәйрәмне онлайн үткәрергә әзерләнә», дип билгеләп үтте Шәйхразыев. 

Дилбәр Гарифуллина
http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/koronavirus-pandemiyase-arkasynda-y-bashyna-planlashtyrgan-saban-tuylary-bulmyy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев