Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Кояшлы рәссам (рәссам–моменталист Зөлфәт Хәйруллинга лирик шарж)

Җир йөзендә һәрнәрсәнең үз үлчәме бар: урман – кырларның, йөргән юлларның, иҗади елларның...

Иҗади мохитка юнәлтеп әйтсәк: газета-журналларның данын тираж белән, шигырьләрне куплетлап, роман-повестьларны табаклап саныйлар.

Ә рәсемнәрне?!

Әлбәттә, музей диварларына эленгән шедеврларны барларга җыенмыйм. Сүзем – танылган журналист, күпсанлы эпиграммалар авторы һәм иң мөһиме – экспроп рәссам, йөзләгән шаржлар авторы Зөлфәт Хәйруллин хакында.

Узган гасырның 90нчы елларында “Шаян сәхнә”, “Шаян шоу”, “Ачык сәхнә”, “Биш татар” дигән тамашалар гөрләп тора иде. Заллар тулы, сатира һәм юморын үзебез язып өлгерәбез, җырлары да, скетчлары да җитәрлек... Ә тамашачы гел ниндидер яңалык көтә. Менә шул вакытта без Зөлфәт Хәйруллин дигән шаян пумалалы рәссамны күреп алдык.

Әлеге кичәләрдә бик кирәкле һәм иң ирекле кеше Зөлфәт иде. Пәрдә ачылуга, ул йә чыгыш ясаучы артист каршында студия ача, йә залга төшеп берәр тамашачы кырына килеп утыра... Кулында гел кәгазь табагы, бактың исә, сәхнә уртасында тәгәри-тәгәри гармун уйнап артистларны да сокландыра.

Финалда, шаржларга күчкән тамашачыларны чакырып, сүрәтләре белән янәшә куйган чакта... Вәт алкышлар иде ул!..

Алга таба Зөлфәт Хәйруллин шул тиклем популярлашты ки – бер генә тамаша да аннан башка узмый, һәм инде исеме дә афишаларга кызыл хәрефләр белән языла торган иде. Без аңа “Художник – моменталист“ дигән мактаулы исем тактык.

Ә сабантуйларда “Шаян-шоу” мәйданы тирәсенә берәр сәгать алдан килеп, кунаклар чирәмлектә урын алып калырга ашыгалар иде. Ә безне үртәп ясалган зур форматлы шаржлар каен кәүсәләренә эленгән була иде... Ул рәсемнәрдән болытлы көнне дә нур бөркелеп тора иде. Рәссамга тагын алкышлар ява!

Зөлфәт Хәйруллинның рәссамлык егәре алкышлар белән үлчәнә дә инде.

Камил Кәримов,

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зөлфәт Хәйруллин