Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

КӨЗ БЕЛӘН КАЛДЫМ УЙГА

Көзге яңгыр тәрәз какты, Күңелем тулып акты. Бөтереп алып хисемне, Яфраклар жиргә атты.

Көзге яңгыр тәрәз какты,
Күңелем тулып акты.
Бөтереп алып хисемне,
Яфраклар жиргә атты.
Авыр тынлык иңде жанга,
Көз белэн калдым уйга.
Томаннар сарган күгемдә,
Моңсу уй тулды менә.
Көзләр белән калдым уйга,
Көз тартты үз эченә.
Кошлар кебек канат кагып,
Югалдым офык чигенә...

АЛЫП КИТ

Әкрен генә иңнәремә,
Кагылдың.
Җылы сулышыңа эреп,
Мин калдым.
Югалдым бер мизгелнең
Бәхеткә.
Адаштым ерак еракка,
Ак куктә.
Яндым, сызландым, сагышлы
Сөюдән.
Калдырма берьялгызымны
Бу көздән.
Алып кит, бу салкын төннән
Аерып.
Калсын үткәндә күз яшем -
Сарылып.
Сары яфрактай өзелеп
Хисләрем.
Моңсу уйга салды көзге -
Кичләрем.
Әкрен генә иңнәремә
Кагылдың.
Төн. Йолдызлар кочагында -
Тын калдым.
Тын калдым...

АЧ КАПКАҢНЫ

Ач капкаңны , сиңа килдем
Ташый хисләр күңелдә.
Күпме сүзләр бар, сөйләрлек
Җыелган йөрәгемдә.
Ач капкаңны, вакытында
Уйлар тынып калганчы.
Җаннан чишеп, синең алда
Бөтен серне ачсамчы.
Ач капкаңны, шигърий дөньям...

Чулпан Габделганиева

Чулпан

Фото: vk.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шигырь