Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Күп гасырлар кичкән Данлы илем!” (ТАССР оешуга 100 еллыгы уңаеннан)

   Татарстан! Бүгенем син- минем, үткәнем син, Киләчккә барыр юлым син. Аяк терәп басар жирем дә син, Сусавымны басар суым да син!

               

   Шушы шигъри юллар белән башланып киткән «Күп гасырлар кичкэн  Данлы илем, үзең бер дастан!» интеллектуаль уен - Балтач Үзәк китапханә залына Балтач гимназия һәм Балтач урта мәктәбе укучыларын җыйды.

 Илебез киңлекләре буйлап юбилей даталары билгеләнеп үтә. ТАССР төзелүгә 100 ел, Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршы алу, Балтач районына 90 ел...

  Акыл, Интуиция, Тизлек, Команда…. Татарстанның бер гасырга тиң тарихы белән бәйле интеллектуаль уенының исеме нәкъ менә шулай киңәйтелә дә инде. Бу  белем һәм фикер йөртә белү, логически гына түгел, яхшы интуицияле булуны да талэп итэ торган уеннарнын берсе булды. Уен өч категориядән торды:  «Иҗат”, «Тарих”, «Мәдәният", һәрберсе үз эченә  6 шар  сорау алып, катнашучыларны уйландырды, белемнәрен тагын да баетырга, бердәм команда булып эшләргә мәҗбүр итте.

 «Иҗат” категориясе татар халкы иҗаты буенча сорауларны әдәби әсәрләр, шагыйрьләр иҗатын үз эченә алса, «Мәдәният" категориясендә исә сораулар катлаулырак төс алды. Биредә сынлы сәнгать, кино, музей буенча  четерекле биремнәр бирелеп, катнашучыларның зирәклеге сыналды. Иң авыр сынау алда көткәнен әле алар белми иде шул! “Тарих” категориясендәге сорауларга җавап алыр өчен,  хәтта тарихчыларга да  вакыт бирелгән  булыр иде. Һәрбер сорауга белешмә бирелеп бару сәбәпле, укучыларның үзләренә дә мәгълүмәтне белү кызык булды.  Уенның төп максаты:  яшьләр арасында Татарстанның  үткәне һәм бүгенгесе белән кызыксыну уятуга, шулай ук үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирүгә юнәлтелгән иде.

 Һәркемгә дә үз туган ягы кадерле. Кеше кайда гына төпләнмәсен, нинди генә югарылыкларга ирешмәсен, туган туфрагыннан, туган җиреннән олы була алмый. Илсез һичбер кеше, һичбер халык ирекле була алмый... Илен җуйган- иреген җуйган. Үз халкыңның шанлы тарихына, милләтеңнең  казанышларына, кылган мактаулы гамәлләренә кинәнеп яшәү, халкың өчен горурлану һәрберебез күңелендә яшәсен иде...

 Фәнзия Төхвәтуллина

Балтач Үзәк китапханә методисты 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев