Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Күпләрнең күзләреннән яшь бөртекләре тәгәрәде

Шигырь! Ул нәрсә! Кеше күңеле нигә берөзлек аңа тартыла. Шатлыгын да, моң-зарында да нигә ул икәүдән-икәү генә калып кош теледәй битенә сыйган шигырь юллары белән уртаклаша.

Аңа үзенең эч серләрен чишә. Нигә иң элек аны утта яндырганнар, ә ул янмаган, сандыкларга салып суга батырганнар - ул батмаган, дарга асканнар-үлмәгән, палач балтасы астында да киселмәгән-исән калып исән кайткан. Нигә ханнар һәм тираннар элек-электән шигырь буарга омтылганнар, шигырьдән үч алган, ә ул бирешмәгән, яшәгән-көрәшкә чакырган.

16 март көнне Борнак авыл китапханәсендә “Шигъри тәлгәшләр” исемле очрашу шагыйрә Чулпан Габделганиева белән үткәрелде. Очрашуга шигърият сөючеләр,әдәбият яратучы лаеклы ялдагы апаларыбыз килде.

3 китап авторы булган Чулпан Габделганиеваның тормыш юлы яктыртылды, шигырьләре укылды. Ә Чулпан үзе тормыш юлы һәм иҗаты белән якыннан таныштырганда күпләрнең күзләреннән яшь бөртекләре тәгәрәде. Аның тырышлыгы күпләргә үрнәк. Әйләнә-тирәбездә мөмкинлекләре чикле кешеләр дә бар. Алар язмышларына баш имичә яшәргә тырышалар. Чулпан да районда җәмгыяткә кирәкле файдалы эшләр башкара. Фикердәш клубының эшчәнлеге дә аның тырышлыгы белән оешкан. Бу клубта йөрүчеләр спортта да, иҗатта да үз урынын табып яшәргә омтылучылар турында Чулпан сөйләгәндә очрашуга килгән һәркемнең күңелендә соклану хисе уятты.

Язмыш ягыннан шулай язылган булса да ул гел алга омтылып яши.Үзеңә ярдәм кирәк булса да ул күпләргә үзе рухи ярдәм итә. Яшәүнең кадерен белеп яши һәм башкаларга да шушы изге теләктә кала. “Шигъри тәлгәшләр” исемле очрашу һәркемнең күңелендә якты хисләр калдырды.

Лилия Хәбибуллина.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чулпан Габделганиева шигырь