Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

"Күпме сүгәргә була инде мине!" - Зәйнәп Фәрхетдинова аптырагач стилист эзли

Зәйнәп Фәрхетдинова үзенә стилист эзли. "Киенергә ярдәм итегез әле! Бармы арагызда стилистлар! Мин әзер", - дип яза Татарстанның халык җырчысы әллә аптырап, әллә киная белән.

Танылган артистка Яңа елдан, яңа программамада нәкъ тамашачылары күрергә теләгәнчә киенергә әзер һәм киңәшләр көтүен белдерә. Барысы да гап-гади фотодан башланган нәрсә, югыйсә. "Матбугат.ру" ачыклаганча, Зәйнәп ханымның инстаграмда "Татар җыры" фестиваленнән куйган фотосы тамашачылары арасында зур бәхәс уяткан. Берәүләр күкрәкләре бик ачык - капларга кирәк дип сүксә, икенчеләре аңа нәрсә кисә дә, чәче нинди төстә булса да килешә дигән фикердә.

"Матбугат.у" билгеләп үтүенчә, стилист эзләве турында пост куйгач та, бу бәхәсләрнең икенче зур гына дулкыны күтәрелеп алган. Өч сәгать эчендә җырчыга меңнән артык комментарий килгән. Күбесе матур һәм зәвыклы киенү турында үз киңәшләрен бирә. Арасында кызыклылары да бар, берничәсен үзгәртмичә бирәбез:

"Үзебезнең Зәйнәпне кайтарыгыз, татарда туры әйткән туганына ярамый диләр"

"Зэйнэп, синен кулмэген турында мин язган идем, кулмэген матур, Суз дэ юк, лэкин кукрэге ябык булса, тагын да матур булыр иде. без инде стилистлар ярдэмендэ киенмибез, Эмма динебез кушканча киенергэ тырышабыз, элхэмдуллиллах! Телэсэ ничек киенегез, лэкин бераз гына булса да моселманнарча булсын иде. Бу теманы ябык диеп саныйм" "Татар жырындагы кулмэгегезнен оске олеше матур тугел иде, ачуланмагыз зинхар"

"Элвин Грейныкы шикелле ботинкаларыгыздан кала, бар да бик шэп. Сез бар яклап супер"

"Хэр ана баласы начарлык кылса ачулана, чонки ул анын язмышына борчыла. Бер генэ ана да баласынын ялгышлык кылганын куреп: ярар балам кеше сузенэ колак салма узенчэ яшэ дип эйтми. Э чит кеше курсэ дә бер кайчанда сукми. э киресенчэ мактаган була, чонки анын язмышы аны борчымый. Монда да шул, Зэйнэп, артык мактап утыручылар да сезне нык ярата дисез икэн - нык ялгышасыз. Сезнен ижатыгызга битараф булмаган кеше генэ дореслекне яза..."

"Бик матутр утырасыз эле монда... Акча булганда стилист табу зур проблема тугелдер. Э менэ узен жырчыга санап йоруче куплэрдэ Зэйнэп Фэрхетдинова тавышы булмау, анысы башка тема. Куплэр матур киенеп чыгалар сэхнэгэ, оч тиенлек тавышлары юк. Ин моhиме - жырлагыз"

Тулырак: matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зәйнәп Фәрхетдинова