Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Күптән түгел Кили мәдәният йортында "Шигърият - ул серле дөнья" дигән шигырь бәйрәме узды

Буыннан-буынга асыл хәзинә итеп тапшырыла торган, заман җилләре дә ала алмаган кадерле кыйммәтләр була.

Юк, бу асылташлар түгел. Бәясен берни белән дә үлчәп булмый торган, еллар үткән саен тутыкмый, буыннан - буынга тапшырылучы кыйммәт - ул әдәби хәзинә. Шушы хәзинәне үз туган халкына бүләк итүче якташларыбыз, тыйнак кына каләм тибрәтүче искиткеч сәләт ияләре Флера апа Габдуллина белән Салиха апа Гаязовалар 3 ноябрь көнне Кили авыл китапханәсендә үткәрелгән "Шигьрият - ул серле дөнья " исемле очрашу кунаклары булдылар. Очрашуда катнашкан һәркем илһам һәм якты хисләр алды. Шагыйрәләребезнең иҗатын укып аңлардай, дөрес бәяли белердәй үз укучылары булсын, дип хәбәр итә Кили авылы китапханәсе мөдире Миләүшә Мәннанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250