Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Кремль чыршысы беренче тапкыр телевизион форматта узачак

Яңа ел спектакле 31 декабрьдә күрсәтеләчәк. Мюзикл Дәүләт Кремль сарае сәхнәсендә узачак.

Традицион Кремль чыршысы быел беренче тапкыр телевезион форматта узачак. «Елның бишенче фасылы яисә Яңа елны кем уйлап тапкан» спектакле «Карусель» телеканалында 31 декабрьдә 18:00 сәгатьтә күрсәтеләчәк. Бу хакта каналның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мюзикл Дәүләт Кремль сарае сәхнәсендә узачак. "Әкиятнең төп геройлары — бәйрәм традицияләрен саклаучы һәм гаджет - Яңа ел серләрен чишәләр, төрле илләрдә аны бәйрәм итү мәдәнияте белән танышалар һәм бишенче ел фасылы  турында барысын да беләләр. Спектакль персонажлары "Вакыт очкычы" ярдәмендә мавыктыргыч сәяхәт кылачаклар һәм Политехника музеенда, Борынгы Рим, Италия Ренесанс чорына, Рәсәй белән Петр идарә иткән заманда булачаклар, — диелә игъланда.

Спектакльдә Мәскәү театрлары һәм кино артистлары, акробатика буенча Россия җыелма командасы, спорт рок-н-роллы буенча дөнья һәм Европа чемпионнары катнаша.

Кремль чыршысы - илнең 1963 елдан бирле Дәүләт Кремль сараенда үткәрелә торган төп Яңа ел спектакле. Тамашага Россиянең төрле төбәкләреннән һәм БДБ илләреннән киләләр.

Тулырак: ТИ

Фото: Рамил Гали

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кремль Чыршысы