Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Күренекле якташ өчен тавыш бир

ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган сайтта 100.tatarstan.ru республиканың күренекле шәхесләре өчен "Үз якташың өчен тавыш бир!” исеме астында тавыш бирү бара.

Сез  әлеге сылтама аша кереп, http://100.tatarstan.ru/rus/golosovanie-za-vidayushchihsya-tatarstantsev-4220129.htm , якташыбыз, татар эстрада җырчысы, Татарстан АССРның атказанган һәм халык  артисты, Муса Җәлил премиясе лауреаты Римма Ибраһимова өчен тавыш бирә аласыз.

Римма Мөбарәк кызы Ибраһимова  1950 елның 15 июлендә Татарстан АССРның Балтач районы Түбән Кенә авылында туган. Әнисе оста гармунчы, әтисе моңлы тавышлы җырчы була. Римма балачактан ук җыр-моң дәрьясында булып, күңеленә татарлар моңын сеңдереп үсә. 1967 елда Кенә урта мәктәбен тәмамлый, Казан шәһәренә килә, эшкә урнаша, мәшһүр Сара Садыйкова М. Горький исемендәге мәдәният сарае каршында оештырган сәнгать түгәрәгенә йөри. Аның талантын тоеп алып бәяләгән беренче остаз да Сара Садыйкова була. Остазының киңәше белән булачак җырчы Татар дәүләт филармониясенең музыка җитәкчесе Мәхмүт Нигъмәтҗанов янына килә. Ул Римманы Мәскәүгә махсус курсларга җибәрә. Монда ике ел укып кайткач атаклы җырчы Зиннур Нурмөхәммәтов җитәкләгән концерт бригадасында эшли. Бер үк вакытта Казан музыка училищесында укый. Аны 1979 елда тәмамлый һәм 1967-1994 елларда Татар дәүләт филармониясендә эшли.

Римма Ибраһимованың халкыбыз иҗатын тирән белүе, халык көйләрен һәм композиторларыбызның әсәрләрен үзенчәлекле кабатланмас тавышы белән җан җылысын кушып башкаруы, югары сәхнә культурасы татарларның тирән ихтирамын казанды. Аны Татарстанда гына түгел, БДБ илләрендә, Польша, Финләндия, Франция кебек ерак чит илләрдә дә үз итеп, яратып, алкышлап каршы алалар.

Римма Ибраһимова даими эзләнүчән, иҗади эшләүче сәнгатькәр. Ул халкыбызның әлегә билгеле булмаган яки онытылган күп җырларын табып, эшкәртеп сәхнәгә күтәрде һәм халыкка кабат ирештерде.

2007 елда Казан мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлый.

1998 елдан лаеклы ялда булса да ул сәхнәдән аерылмый. 2007 елда үзе тәмамлаган Казан мәдәният һәм сәнгать институтында татар театр эстрадасы кафедрасында вокал укытучысы буларак, яшь талантларны үстерүгә үз өлешен кертә. Туган ягы, андагы үзешчән сәнгать коллективлары белән дә якын элемтәдә яши.

Татар җыр сәнгатен үстерүдәге хезмәтләре өчен 1984 елда Муса Җәлил премиясе, 1978 елда Татарстан АССР атказанган артисты,1984 елда исә Татарстан АССР халык артисты исеме бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев