Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Күрсәтерлек эшләре, горурланырлык укучылары бар (+ бик күп фото)

Сәнгать мәктәбе май аенда гына да инде ничәнче мәдәни чара үткәрәдер, шәхсән үземә мәгълүм булганы - өченчесе.

Башта хисап тоттылар, аннан чыгарылышлары булды, ә инде узган җомгада 300гә якын укучысын “Балтач” ял паркына җыеп, мактау таныклыклары тапшырдылар, остазларын янә зурладылар.

Әлеге балаларның барысы да район, районара, республика конкурсларында катнашып, призлы урыннар алган укучылар. Бергә хезмәттәшлек иткән иптәшләр дә биредә бүләкләнде. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илшат Солтанов район башлыгы исеменнән рәхмәт белдерергә килгән, Сәнгать мәктәбенең эшчәнлеген ул гаять тә мактады.

Мактарлык нәтиҗәләр күп, җырчылары әллә ничә конкурсларда җиңүче, биючеләре һәр барган бәйге саен уңыш белән кайта, уен коралларында уйнаучылар да даими куандырып тора.

Сәнгать мәктәбенең билгеле бер югарылыкта эшләвенә Элиза Исламовна кебек үз чорында район сәнгатен саклап калуда зур тырышлыклар куйган шәхесләр дә куана.

Фото: автор

Фоторепортажны тулысынча фотогалереяда карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Күрсәтерлек эшләре, горурланырлык укучылары бар

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәнгать мәктәбе