Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Көшкәтбаш авылына телевидение кирәкми - үзләре дә булдыра.

"7 май көнне Көшкәтбаш башлангыч мәктәбе коллективының "Без булдырыбыз " дип исемләнгән җыр-биюле тамашасы булды.

Афәрин, чынлап та булдырдылар! Әлеге тамашага барлык балаларның (алар 15 кенә) һәм укытучыларның, мәктәп хезмәткәрләренең көче кергән. Концерт "Көшкәтбаш авылына телевидение кирәкме?" дигән сорау белән башланып китте. Халык башта авыл урамында үткәрелгән видеорепортаж карады. Аннан соң сәхнәдә телевизион программалар башланды. "Шат-Мәктәп" яңалыклары, "Музыкаль каймак", "Биеп алыйк, биеп калыйк", "Мәдәният дөньясында", "Туган җир", Җитәкче сүзе, "Ералаш", "Пусть говорят әбиләр", "Шалканча" кухня тапшыруларын тамашачы көчле алкышлар белән кабул итте.

Көшкәтбашның горурлыгы булган Шалкан рәсеме куеп ясалган флаг та авылдашларыбыз күңеленә хуш килгәндер. Һәрбер чыгыш үзенчәлекле, эчтәлекле булды. Мәктәп коллективына алга таба да уңышлар теләп калабыз", дип хәбәр итәләр Көшкәтбаш авылыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250