Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Көшкәтбаш кызы “Әдәби марафон”га йөгерешкә дә чыккан (+фото)

Лилиябезгә күзләр тимәсен, барысына да кай арада өлгерә диген. Әлеге генә ул мәктәптә дәрес бирә, шул арада шигырь яза, бәйгеләрдә дә катнашырга вакыт таба, “Әдәби марафон”га йөгерешкә дә чыга... 

«Бүген #әдәбимарафонның йомгаклау кичәсендә булып кайттым... данлыклы#Тукайзалында...олуг язучыларыбыз, 21 көн буена бер- беребезнең хезмәтләрне күзәтеп, бәяләп барган дусларыбыз... Тукаебызның туган көне алдыннан уздырылган әлеге бәйрәм чын мәгьнәсендә китап, китапка мәдхия бәйрәме булды... укыйбыз икән бит әле... арада яшьләр булуы да бик куанычлы... чарада үземнең элеккеге хезмәттәшләрем, күрше авыл укытучылары Нәфисә апа һәм Нәзирә апаларны очратуым ямь өстенә ямь булды... кыскасы, китап укырга өйрәнегез, күнегегез дуслар... рухи байлыкның югалып барган чагы... Әлеге чараны оештырган#Татарстанкитапнәшрияты,#Татнетныүстерүфонды на һәм#әдәбимарафонны оештыручы Раил Гатауллинга олы рәхмәтемне җиткерәм. Тагын бер рәхмәтем, әсәрләрдән куйган өзекләремне укып, бәяләп, үз битләрендә бүлешеп барган дусларыма... сездән башка булмый иде... киләсе марафонга кадәр... китап укырга киттем... укымыйча һич ярамый...» дип яза газетабызның һәм сайтыбызның якын дусты, Көшкәтбаш кызы Лилия Гарифуллина. 
Исегезгә төшерәбез, әлеге акция 1 – 21 апрель көннәрендә үтте. Катнашучылар көн саен үзләре укыган татарча әдәби китаплардан ошаткан өзекләрен #әдәбимарафон хэштегы белән Интернеттагы сәхифәләренә урнаштырырга тиеш иде.
Чараның бүләкләү мизгелләре “Ногай” кунакханәсенең Тукай залында үтте. Кичәдә Галимҗан Гыйльманов, Газинур Морат, Гөлсинә Галимуллина, Ленар Шәех, Радик Сабиров катнашты. Финалга үткән 82 кеше бүләкләү өчен чакырылган иде.Алар арасында Лилия дә бар иде. 

Лилия Гарифуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әдәби марафон