Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Көшкәтбаш тамашачысы спектакльләрне нәтиҗә ясап карый

Менә шул оҗмах бакчасы икән бит...

" Сүнмәс кояш, нурлы театр" дип аталган конкурс кысаларында, авылыбызның яшь һәвәскәрләре Хәбир Ибраһимның "Оҗмах бакчасы" спектакле аркылы оҗмах бакчасының үзебез яшәгән җир, әти- әниле өй, тәмле ашлар икәнен аңлаттылар... Үзеңнең торган җиреңне, әти- әниеңне яратсаң, ярдәм итәргә дусларың булса, сагынып кайтыр җирең, көтәр кешеләрең бар икән... менә шул оҗмах бакчасы икән бит...бары тик моны вакытында аңлый белергә һәм кадерләргә генә кирәк...
Спектакльне сәхнәгә куйган клуб мөдире Хасанова Гүзәлиягә, музыкаль бизәлеш өчен җаваплы булган Габделхакова Гөлшаһидәгә һәм рольләрен бик матур башкарган Нәкыйпова Нәргизә, Гарифуллина Гөлнара, Газимов Рәмис, Галимова Ралинә, Гарифуллина Ралия, Газимов Рәсиф, Газимова Земфираларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез, иҗат юлында яңа үрләр телибез...

Лилия Гарифуллина

Көшкәтбаш авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спектакль