Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Көшкәтбашка тагын җиңү килде

Район күләмендә уздырылган “Сүнмәс кояш - нурлы театр" дип аталган драма коллективларының смотр- конкурсында, авыл клублары арасында, авылыбызның яшүсмерләре тәкьдим иткән, Хәбир Ибраһим әсәре буенча куелган “Оҗмах бакчасы” спектакле беренче урынга лаек дип табылды.

Әлеге коллективка грамота һәм авыл клубына ике радиомикрофон алу өчен сертификат тапшырылды. Спектакльне сәхнәгә куйган мәдәният йорты мөдире Гүзәлия Хәсәновага һәм яшь артистларыбызга бездән көчле алкышлар. Иҗат юлыгыз гел өскә, яңа үрләргә алып менсен, дип хәбәр итә “ШАТ-Көшкәтбаш”. Шулай ук әлеге язмага Гүзәлия ханым үзе дә теләкләрен өстәгән иде: “Рәхмәтнең иң олысы, әлбәттә, артистларга, афәрин, булдырдык бит, киләчәктә сезгә укуыгызда,тормышыгызда бары тик уңышлар гына телим, сез минем иң актив булышчыларым, сез булмасагыз мин ике кулсыз булыр идем, гомумән, мәдәни чараларда актив катнашып барган барлык авылдашларыма чиксез рәхмәтемне белдерәм”.
– Шундый балалар үскəндə, шөкер, татар теле, мəдəнияте, сəнгате югалмас. Оештыручы Гүзəлиягə, катнашкан балаларга, көче кергəн һəркемгə афəрин диясе килə. Чыннан да, бу урын бик лаеклы. Булдырып уйнадылар. Сəхнə культурасын жиренə житкерделəр. Тамашачыга əсəрнең төп фикерен үтемле итеп житкерə белделəр, ¬– дип үз фикере белән бүлеште Лилия Нәкыйпова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев