Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Көшкәтбашта чәй эчкәннәр. Кемнәр дисезме? (+фото)

Китапка гашыйклар чәй эчкән, алар #әдәбимарафончылар чәй өстәле артында очрашкан

“Егерме бер көн буе бергәләшеп китап укып, бер- берсенә ярдәмләшеп, бер- берсен өйрәтеп интернет челтәрен дә, үз күңелләрен дә матур әдәбият белән баеткан әлеге авылдашларның очрашуы бик җылы үтте. 
Һәркем #әдәбимарафонга ничек "килүен", әлеге чараның үзенә ничек тәэсир итүен, файдасы булганмы, юкмы икәнлеген, марафон дәвамында укыган иң кызыклы әсәрнең кыскача эчтәлеген һәм хәзерге вакытта нинди әсәр укуын сөйләде. Гөлнарабыз #әдәбимарафонга карата шигырь дә язып алып килгән. Аның марафонга кушылып китүе дә үзе бер кызыклы тарих. Зөһрәбезнең дә бәйрәмгә кайткан вакытын туры китердек. Ул ике кечкенә баласы белән дә әлеге чарада катнашырга көч тапты. Хәтта аның тормыш иптәше Фәннүр дә безнең белән чәй эчеп, марафончы буларак уй- фикерләре белән уртаклашып китте. 
Гөлшат апа "Минем китап укыганны бөтен Балтач белә хәзер, ял вакытында атынчыкка чыгып утырып та укыдым" диде. Ә Алинәбез классик язучыбыз Әмирхан Еникиның "Гөләндәм туташ хатирәсе" әсәрен бик яратып һәм ошатып укыганын әйтте. Гөлназыбыз исә Гүзәл Галләмованың "Ызандашлар" әсәрен ошаткан. Гөлнур әлеге марафонның китап укырга гына түгел, ә компьютер челтәрен кулланырга өйрәтүен дә белдерде. Аңа форсаттан файдаланып#әдәбимарафончыларны китапханәдә кабул иткәне өчен рәхмәтебезне җиткерәбез. Кичәгә кунак буларак чакырылган клуб мөдире Гүзәлия ханым да китап яратучылар сафында булып киләсе марафонга үзенең дә кушылачагын әйтте. 
Китапны мәҗбүр итеп укып булмый. Аны я укыйсың, я юк... Күңелеңдә бер тамчы гына булса да татар әдәбиятына карата ярату хисе булса шул җитә. Менә шул ярату хисе белән генә идарә итәргә кирәк. Китапка гашыйк булганыңны сизми дә каласың... ә китап ул- серле дөнья... 

Дустым, әгәр син дә китапка гашыйк булырга телисең икән, рәхим итеп безгә кушыл, без сине үзебезнең сафка алырга әзер!
Ә иң мөһиме- әдәбимарафон бик күпләрне татарча язарга өйрәтүче чара. Синең телефоның татарча "белмиме", бармакларың татар хәрефләрен "эзлиме"? Алайса, сиңа һичшиксез #әдәбимарафонга чыгарга кирәк! 

Ш.К. Киләсе марафон балалар өчен булачак. Бездән дә катнашучы яшь китап укучылар булыр дип ышанып калабыз. Катнаша калсалар балаларны бүләкләү тантанасына үзем оештырып алып барып кайтам диде Гөлшат апа (монысы сер итеп кенә).

Лилия Гарифуллина

Көшкәтбаш авылы

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев