Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Көшкәтбашта практикантлар нишләп йөргән?

Көшкәтбаш авылы халкы җәйге сезонда да мәдәният, сәнгать дөньясында кайнап яши.

Шушы көннәрдә Көшкәтбаш мәдәният йортында  авыл яшьләре Раилә Мөхсинованың "Практикантлар килгән безгә" спектаклен сәхнәләштерделәр.
“Авылыбыз яшьләре сәхнәдә яшь практикант кызга каршы "көрәш" алып бардылар. Җиңүче булып җыештыручы Сәрия апа калды. Менә шундый күңелле спектакль, туры китереп сайланган рольләр, ихлас уен, көчле импровизация, һәм уңышлы тәмамланыш...
Тамашаны сәхнәгә куйган Гүзәлия Хасановага, сәхнә тоткан авылыбыз үзешчәннәренә, ярдәмче- суфлерларга олы рәхмәтебезне җиткерәбез.
ҺӘМ!!! Яңа сезонда, эшләр тәмамлангач, коллективның әлеге спектакльне кабатлап куюын сорыйбыз...”, дип яза #ШатКөшкәтбаш.

Афәрин, көшкәтбашлылар. Эшле дә, ашлы да, иҗади да алар шалканнар.
Фотосурәт Лилия Гарифуллинадан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев