Җомга кичендә Көшкәтбашның бик матур аланчыгында Сабан туе гөрләде.
Мәйдан үзенең кыр батырларын, уңганнарын, булганнарын, җитезләрен, көчлеләрен, батырларын, җырчыларын, биючеләрен, нәфис сүз осталарын, балаларын, оныкларын, туганнарын, якташларын үзенә җыйды да шау итте.
Биредә һәрбер уен гөрләп барды, бигерәк тә келәмнән утлар чыгып торды, елдагыча Көшкәтбашның көрәшче егете Дилүс Рамазанов үзенең матур алымнарын күрсәтеп, быел инде ниһаять җиңүгә иреште.
Чөнки узган елгы гаделсез җиңелүе әле дә булса күз алдыннан китми иде. Афәрин, көшкәтбашлылар. Үз югарылыгыгызны югалтмыйча, рәхәтләнеп бәйрәм ясап күңел ачтыгыз, башкаларга үрнәк булдыгыз. Ә инде бәйрәмнең калган күңелле мизгелләрен Назлыгөл Нәкыйпованың фотоларыннан күрә алырсыз.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев