Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Көшкәтбашта төп йорт киленнәре сәхнә күрке булды (+фоторепортаж)

Төп йорт киленнәре нәкь безнекеләр кебек уңган, булган, тырыш, тормышка гашыйк затлар булырга тиеш икәнлеген Көшкәтбаш мәдәният йортында булган кичә бик ачык күрсәтте.


- Төп йорт киленнәре нәкь безнекеләр кебек уңган, булган, тырыш, тормышка гашыйк затлар булырга тиеш икәнлеген Көшкәтбаш мәдәният йортында булган кичә бик ачык күрсәтте. Киленнәребез турында матур сүзләр әйтелде, балалары, туганнары аларга үзләренең рәхмәтләрен җиткерделәр. Күңелле генә булган сынауларда да сынатмады киленнәребез, шигырь дә яздылар, тәм-том пешерергә дә өйрәттеләр, бәби төреп тә күрсәттеләр. Аларга багышлап җырланган җырлар да, чәчәк бәйләмнәре дә нур өстенә нур гына булды. Үзләре дә чәчкә кебек бу ханымнар һичшиксез мондый мактауларга лаек. Бу кичәне оештырган мәдәният йорты мөдире Гүзәлия Хәсәновага, кичәдә катнашкан киленнәребезгә, яшь гармунчыбыз Азаматка, җырчы, биюче егет-кызларыбызга, тамашаны карарга килгән авылдашларыбызга олы рәхмәтебезне белдерәбез. Мондый чараларның дәвамлы булуын, үзебезнең һәрчак шулай актив, тормыш сөючеләр рәтендә яшәвебезне телибез, - дип хәбәр итәләр “ШАТ-Көшкәтбаш”лылар.

 


Назлыгөл Нәкыйпова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: килен